Симфония тыңлыйм. Бу аһәңнән…

Симфония тыңлыйм. Бу аһәңнән
Төнне тетрәндереп, таң атарлык!
Хыял канатында. Маңгаемны
Йолдызларга бәреп канатырлык!..

Бездә ни хәл?! Юллар югалгандай,
Койрык каткан төсле катмар бозга,
Секунд саен шаблон «җырлар» туа —
Тыңлап тормыйм. Күңел патефонын боза…

Мин үзем дә берни майтармаган.
Мин үзем дә тар сукмакны таптыйм…
Миллион «шагыйрь» бездә.
Миллион «шигырь»… —
Җанны тетрәндерер бер сүз тапмыйм!..

Гаме дә юк, тәме дә юк, теле дә юк.
Гаҗиз булам тәмам хәйран калып:
Интернетны баскан » прозаиклар»
«Сабын операсы» укый халык…

Затсыз рухи азык язык ләса?! Төче ялган…
Ә хакыйкать гаять ачы телле:
Ничарадан бичаралык калды —
Туфан киткән көнне театр үлде!..

Ә мин симфония тыңлыйм. Тыңлап туймыйм.
Җанга үтәлмәде заман җыры!..
Беркем арбасында түгел. Үзем белән үзем.
Күңелемнең күтәрелеш чоры!

Эльмира Җәлилова.

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт